Спас районы халкының өметләре кемгә бәйле?
Якшәмбе көнне узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда Спас районы халкының күпчелеге “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш бирде.
Владимир Корнилов
Нәкъ иртәнге сәгать җидедә район һәм авыллардагы 41 сайлау участогы ишекләрен ачып җибәрде. Көнгә бәйрәмчә төс өстәп, музыка яңгырап торды, күп урыннарда теләге булган кешеләргә тәм-том, камыр ризыклары һәм кайнар чәй тәкъдим иттеләр.
Беренчеләрдән булып сайлау участокларына якшәмбе ял көне түгел, ә гадәти эш көне булган кешеләр – табиблар, газ котельныйлары операторлары, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр ашыкты.
Район башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Камил Нугаев та сайлау участогына тавыш бирергә иң беренчеләрдән булып килде. Үзенең гражданлык бурычын үтәгәннән соң, ул сайлау комиссиясе әгъзалары, шәһәр халкы белән сөйләште, барысына да уңышлы көн теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 10 депутат мандатына сәяси партияләрдән һәм үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва итте. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чарасы яктыртты. Сайлауларның чиста узуын күзәтчеләр контрольдә тотты. Аерым алганда, безнең районда гына тавыш бирү процедурасын сәяси партияләрдән һәм җәмәгать күзәтчеләреннән 288 вәкил тикшереп торды. Барлык сайлау участокларында диярлек киңәшмә тавышы хокукы бирелгән комиссия әгъзалары эшләде.
Безнең район буенча сайлаучылар исемлегенә барлыгы 14526 кеше кертелде. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы 167 яшь сайлаучыга бу көнне аеруча зур игътибар бирелде.
Мәсәлән, Болгарда яшәүче, хәзерге вакытта Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтының беренече курсында белем алучы Анастасия Колчинаның тавыш бирүдә беренче генә тапкыр катнашуы. Сайлау участогы ачылганнан соң ук ул үзе лаеклы дип санаган кандидат өчен тавыш бирергә килде. Сайлау комиссиясе әгъзалары Анастасияне җылы сәламләп, тормышында уңышлар теләделәр һәм истәлеккә бүләк тапшырдылар.
– Сайлауларда катнашып, мин үземнең генә түгел, барлык яшьләрнең киләчәге өчен җаваплылык тоям, – дип билгеләп үтте Анастасия. – Республикабыз, илебез язмышы, аның киләчәге өчен без барыбыз да бер үк дәрәҗәдә җаваплы...
Антон Четанов исә Спас тармак технологияләре техникумында белем ала, автомеханик һөнәрен үзләштерә. Шәһәр, район киләчәге өчен ул да беренче генә тапкыр тавыш бирде. Сайлау участогына егет әтисе Валерий Александрович белән бергә килде.
– Бер сайлауны да калдырмаган әти-әнием үрнәге буенча мин дә бүген тавыш бирергә килдем, – ди Антон. – Һәр тавышның зур әһәмияткә ия булуына иманым камил, чөнки без илебезнең киләчәк тормышын билгеләүче кешеләрне сайлыйбыз...
Ә бүген исә Антон өчен иң мөһиме – тырышып уку, сайлаган һөнәрен үзләштерү. Бу һөнәргә хезмәт базарында ихтыяҗ булыр, дип ышанасы килә. Аңа да беренче сайлаулар истәлеге итеп кечкенә генә бүләк тапшырдылар.
Әкренләп сайлауларга килүчеләр саны арта барды. Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, төш вакыты җиткәндә инде Спас районы халкының 50 процент чамасы тавыш биреп өлгерде. Район Мәдәният йорты һәм ХППда урнашкан сайлау участокларында теләге булган кешеләргә район үзәк хастаханәсенең күчмә бригадасы гриппка каршы прививкалар ясады. Район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифасын башкаручы Наил Исхаков әйтүенчә, сайлау көнне прививка 823 кешегә ясалган, бу еллык планның 10 процентын тәшкил итә.
Болгардагы 1нче урта мәктәптә урнашкан шәһәр сайлау участогында хәйрия ярминкәсе оештырылып, камыр ризыклары, укучылар тырышлыгы белән ясалган төрле эшләнмәләр (сувенирлар, җиһазлар һәм башкалар) тәкъдим ителде.
Сайлаулар көне кайберәүләр өчен нәрсәсе белән истә калырлык булган соң?
Савыктыру-белем бирү мәктәбе завучы Светлана Молчанованың юбилее сайлаулар көненә туры килгән.
– Өметле киләчәк өчен тавыш бирәм, – диде ул. – Барыбыз да бергәләшеп тынычлыкта, иминлектә, республика һәм илебезнең якты киләчәгенә ышаныч белән яшәргә язсын.
Юбиляр өчен бу көнне әниләрен юбилее белән котларга кайткан балалары - иң зур бүләк булды.
Танкеевкадагы Равель Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары өчен 8 сентябрь ял көне дип игълан ителде. Моңа кадәр барлык механизаторлар, шул исәптән Николай Шемуратов та, кырдан кайтып кермәгәннәр. Мәсәлән, Николай соңгы вакытта башкалар белән бергә туфракны уҗым культураларын чәчүгә әзерләү белән мәшгуль булган. Гомере буе туган авылыннан, туган җиреннән аерылмаган тәҗрибәле механизатор техниканы биш бармагы кебек белә. Хезмәт алдынгысы сайлау участогына да беренчеләрдән булып килеп, авыл хуҗалыгы, туган авылының үсеше өчен тавыш бирде. Аның өчен иң мөһиме – авыллар яшәсен...
Ксения белән Денис Матвеевлар исә бу көнне беренче тапкыр бергәләшеп тавыш бирергә килделәр. Сайлаулар алдыннан аларның тормышында бик әһәмиятле вакыйга булган – алар никахларын теркәгәннәр. Туйның икенче көнендә диярлек яшь пар бергәләшеп сайлауларга килде.
– Республика, илебез киләчәге дә шушы бәйрәм кебек якты, өметле булсын иде, – дип теләде яңа барлыкка килгән Матвеевлар гаиләсе.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Репьева сүзләре буенча, сайлауларда тавыш бирүчеләрнең 89 процентыннан артыгы катнашкан. Тавыш бирүгә халык актив килде, бозулар теркәлмәде. Барлык сайлау участокларында тавыш бирү урыннарында куркынычсызлык тәэмин ителде, тәртип сакланды. Партия исемлекләре буенча тавышлар исә түбәндәгечә бүленде:
“Бердәм Россия” өчен сайлаучыларның 81,15 проценты, КПРФ – 9,54, ЛДПР – 3,82, “Пенсионерлар партиясе” – 1,76, “Гадел Россия” – 1,19, “Партия Роста” өчен 0,69 проценты тавыш бирде.
Бер мандатлы кандидатлар арасында “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев ышанычлы җиңү яулады (80,59 процент).
Моннан тыш, Кузнечихада 6нчы бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш җирле Совет депутатын сайлаулар үтте. Тавыш бирү нәтиҗәсендә 82,35 процент тавыш җыеп, депутат булып Лидия Максимова сайланды.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев