Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районының яшь педагогы бүләккә ия булды

Евгения Селивановага «Яшь педагог» күкрәк билгесе тапшырдылар.

Болгар санаторий интернат-мәктәбе тәрбиячесе Евгения Селиванова укучылар турында кайгырта.

Евгения Алексеевна педагог булу, мәктәптә эшләү турында элегрәк уйлап та карамаган. Һәрвакыт юрист булырга теләгән. Шуңа күрә мәктәптән соң Мәскәү дәүләт икътисад, статистика, информатика университетының «юриспруденция» бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач, һөнәре буенча эшли башлый. Ләкин юрист булу нигәдер күңеленә хуш килми. Шул вакытта санаторий интернат-мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы кирәк булуы турында хәбәр итәләр. Озын-озак уйлап тормыйча, Евгения Алексеевна үзен яңа өлкәдә сынап карарга була. Әзерлек үткәннән соң, эшкә керешә. 

– Мин инде шушы мәктәптә ун ел эшлим, – дип сөйли Евгения Алексеевна. – Педагог һөнәре бик ошый. Балаларны укытудан тыш, мин тәрбияче дә. Безнең мәктәп интернат булганлыктан, кайбер балалар тәүлек әйләнәсе мәктәптә яшиләр. Быел миндә – икенче класс укучылары. Әлбәттә, тәрбия эшенә аерым игътибар бирәбез. Балаларны уку белән кызыксындыру өчен, дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә төрле ысуллар кулланам. Балаларга аеруча проектлар ясау ошый. Алар өчен мәктәптә аерым түгәрәк оештырдым. Балалар белән эшләргә яратам. Минемчә, һәр заманда балаларның ихтыяҗлары бер үк – аларны аңларга, хөрмәт итәргә, яратырга кирәк. 

Һәр иртә Евгения Алексеевна үз карамагындагы икенче класс балаларын дәресләргә озата, аннары тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре алып бара. Дәресләрдән соң үзенең укучыларын дәресләреннән каршы ала һәм кичке унга кадәр алар белән кала. Кайбер балалар озак вакыт әти-әниләрен күрә алмыйлар, шуңа күрә Евгения Алексеевна алар өчен тәрбияче генә түгел, ә теләсә кайсы минутта ярдәм итәчәк дус та булырга тырыша. 

Педагог һәм остаз елында Евгения Селиванова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Яшь педагог» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Алдынгылар слетында тапшырдылар.

– Хезмәтемне югары бәяләп, югары бүләк тапшыруларына мин бик шатмын, – ди Евгения Алексеевна. – Ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев