Спас районыннан хезмәт ветераны Михаил Тюленевны юбилее белән котладылар
Хезмәт ветеранына Ватан сакчылары көнендә 80 яшь тулды.
Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм район һәм шәһәр администрациясе вәкилләре хезмәт ветераны Михаил Алексеевич Тюленевны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
“Сезне бу олы юбилеегыз белән шәһсән үзем котларга насыйп булуына мин бик шатмын. Хөрмәтле Михаил Алексеевич, Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, иминлек телим!” диелгән район башлыгының социаль челтәрдәге битендә.
Михаил Тюнев 1945 елның 23 февралендә Тәтеш шәһәрендә туган, бай хезмәт биографмясенә ия. Шәһәр һәм район халкы аны Спас районы администрациясе башлыгы урынбасары, Болгар халык депутатлары шәһәр советы рәисе буларак яхшы белә.
Михаил Алексеевич «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы», «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленин тууына 100 ел тулуы уңаеннан», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, ТР Мактау грамотасы, ТР Президенты Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев