Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районыннан пенсионер кибеттән аракы урлаган өчен административ кулга алынган

Суд барышында урлауның 10 факты ачыклана.

Спас районында яшәүче җирле супермаркеттан аракы урлаган өчен административ кулга алынган. Ир-ат ике ай дәвамында даими рәвештә кибеткә килеп, берәр шешә аракы ала һәм түләргә "оныта". 

Бу хәл ревизия вакытында ачыкланган. Күзәтү камераларыннан язмалар каракның кем булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. 

Үзе аңлатуынча, пенсионер, хатыны читкә киткәннән соң ялгызы гына калгач, спиртлы эчемлекләр белән мавыга башлый. Ләкин акчасы бик тиз бетә. Гамәлләре сизелмичә калуын аңлап, ир-ат урлауларын дәвам итә. Барлыгы ул кибеттән 10 тапкыр урлаган булып чыга. 

Суд ир-атны гаепле дип танып, урлауның һәр факты буенча административ кулга алу билгеләде. 

Хөкем ителүче үз гаебен таныган һәм кылган эшенә үкенгән.

ФОТО
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев