Спас районыннан ике гаилә торак шартларын яхшыртуга грант отты
Грант дәүләт программасы һәм яшь гаиләләр өчен региональ проект кысаларында уйнатылды.
Узган атна ахырында Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов Обломовлар һәм Солодянкиннар гаиләсенә торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшырды.
Грантларны “РФ гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь шартлары белән тәэмин итү” дәүләт программасы һәм “ТРда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” региональ проекты кысаларында алу мөмкин булды.
Фәргат Вәгыйз улы гаиләләрне котлап, аларга Спас районының башка яшь гаиләләренә үрнәк булуларын теләде.
“Мондый программаларда катнашудан беркайчан куркырга кирәкми. Хәзер безнең республикада яшьләр, яшь гаиләләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бар да үзегездән тора. Менә сез бу эшкә ныклап тотындыгыз, һәм башкарып чыктыгыз да. Сезгә карап, башка яшь гаиләләр дә дәүләт программаларында катнаша башласыннар иде. Сез инде иң мөһим беренче адымны ясадыгыз. Торак шартларын яхшыртканнан соң, башка программаларда катнашу өчен мөмкинлекләр эзли башлагыз”, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Бирелгән сертификатны гаиләләр торак сатып алу яки ипотеканы түләү өчен куллана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев