Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районыннан якташыбыз мактаулы бүләккә лаек булды

Журналист, язучы һәм публицист Камил Сәгъдәтшин Иске Рәҗәптә туып үскән.

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының актлар залында республиканың агросәнәгать комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. 

Котлау сүзендә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров авыл хезмәтчәннәренең, авырлыкларга карамастан, барлык юнәлешләрдә дә зур уңышларга ирешүләрен билгеләп үтте. Бу эштә бүген бүләк алучыларның да өлеше бар.

Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, Иске Рәҗәптә туып үскән Камил Сәгъдәтшин да бар. Журналист, язучы һәм публицист утыз биш елдан артык массакүләм мәгълүмат чараларында республикабызның авыл хуҗалыгы проблемаларын яктырта. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Россия Федерациясе Агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен ул Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Моннан тыш, Камил Сәгъдәтшин күп еллар дәвамында безнең «Яңа тормыш» район газетасы белән актив хезмәттәшлек итүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Якташыбызны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев