Спас районыннан гуманитар йөк хәрби операциягә китерелде
Кирәк-яраклар хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып җыелды.
Спас районы волонтерлары районда җыелган тагын бер партия гуманитар йөкне хәрби операция барган зонага китерделәр.
Хәрбиләргә якыннарыннан һәм туганнарыннан посылкалар, шулай ук киемнәр, азык-төлек, алар исемлекләре бөенча җыелган башка кирәк-яраклар китерелде.
Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов әйтүенчә, хәзер районнан атна саен кирәк-яраклар төялгән прицеплы ике машина китә.
Спас районы халкы хәрби операциядәге якташларга ярдәм җыюны дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев