Тавыш бирү өйдә оештырылды.
Спас районыннан фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны Нәкыя Хәмидуллина РФ Президентын сайлауларда катнашты. Тавыш бирү өйдә оештырылды.
Нәкыя Ситдыйк кызы концлагерьга эләккән биш миллион Советлар Союзы гражданнарының берсе. Күпләрдән аермалы буларак, аңа исән калырга насыйп булган.
«Бик куркыныч иде. Кешеләр, җир йөзендә тынычлыктан кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Шуның өчен тавыш бирәм», – ди Нәкыя апа.
Нет комментариев