Спас районыннан чираттагы гуманитар йөк хәрби операциягә китерелде
Бу юлы гуманитар йөкне Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина озатып барды.
Спас районы халкы җыйган чираттагы гуманитар йөк хәрби операия сугышчыларына барып җитте. Воронеж өлкәсе Богучар шәһәренә кадәр йөкне Өчкүл авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина озатып барды.
Наталья Владимировна сугышчыларга рабица челтәре, мотор мае, район активистлары тарафыннан ясалган окоп шәмнәре һәм үлән чәйләре, шулай ук эретеп ябыштыру өчен аппарат, азык-төлек, гигиена әйберләре алып килде.
Сүз уңаеннан, сугышчыларга алып килгән үлән чәйләрен Өчкүл авылы ветераннары ясаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев