Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районында «Замечательный вожатый» конкурсы узды.

Муниципаль этапта җиңүче республика этабында катнашачак.

Полянка авылы Мәдәният йортында отряд вожатыйлары арасында «Замечательный вожатый» конкурсының муниципаль этабы узды. Бәйгедә районның сигез иң яхшы вожатые катнашты.

Конкурсантлар визиткаларын тәкъдим иттеләр, төрле хәлләрне көйләү буенча биремнәрне башкардылар, зал белән интерактив уеннар уздырдылар. Һәр катнашучы яхшы хәзерлек күрсәтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче билгеләнде.
• «Иң эруудицияле вожатый» — Елизавета Елистратова (Антоновка мәктәбе)
• «Иң креатив вожатый» — Александра Марянина (Полянка мәктәбе)
• «Иң энегрияле вожатый» — Анжела Лукина (Ким мәктәбе)
• «Иң мәрхәмәтле вожатый» — Арсений Баскаков (шәһәрдәге беренче мәктәп)
• «Иң сөйкемлей вожатый» — Денис Борисов (Никольск мәктәбе)
• «Иң максатчан вожатый» — Кәримә Рәшитова (Бураково мәктәбе)
• «Иң ачык вожатый» — Анастасия Порошина (Өчкүл мәктәбе)

Болгардагы икенче мәктәп вожатые Елизавета Наумова конкурсның абсолют җиңүчесе дип табылды. Хәзер аңа район данын конкурсның республика этабында якларга кирәк булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев