Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында Ураза Гаетен үткәрү тәртибе билгеле булды

Гает намазлары барлык мәчетләрдә узачак.

Һәр мөселман өчен изге булган Рамазан аеның вакыты ел саен үзгәреп тора. Бу ай календаренә бәйле. 2024 елда Рамазан ае 11 марттта башланды һәм 9 апрельдә тәмамлана.

Унынчы апрельдә исә бөтен мөселман дөньясы Ураза Гаетен билгеләп үтә. Традиция буенча, Татарстанның барлык мәчетләрендә бу көнне бәйрәм намазлары уза.

“Болгарның үзәк мәчетендә Ураза Гаете иртәнге җидедә Корән аятьләрен һәм вәгазъ укудан башлана. Гает намазы сигезенче яртыда укылачак.

Район авылларына килгәндә, авыл мәчетләрендә Гает намазы шәһәр белән бер үк вакытта укылачак. Барлык мөселманнарн 10 апрелдә мәчетләргә чакырабыз” – дип аңлатты Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсгыйр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев