Спас районында Татьяна Ларионова һәм Фәргат Мөхәммәтов халыкны кабул итте
Үтенечләр белән биш кеше мөрәҗәгать итте.
Бүген Спас районы “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов халыкны кабул итте.
Кабул итүгә районда яшәүче биш кеше язылган иде. Алар Болгар-Полянка автобусын җибәрү, Никольскида дамбага ремонт ясау турында һәм башка сорауларын бирделәр.
Болгардагы күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче берәү фатирында шәхси җылыту казаны урнаштыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Закон буенча, моның өчен йортта яшәүче барысының да ризалыгы кирәк.
Район башлыгы аңа администрация вәкилләре катнашуында гомуми җыелыш уздырып, сорауны хәл итәргә тәкъдим итте.
Махсус хәрби операциядә үз теләге белән катнашучы район кешесенең әнисе ярдәм итүләрен үтенде. Улы инде дүрт айдан артык алгы сызыкта хезмәт итсә дә, тиешле түләүләрне алганы юк.
Татьяна Ларионова анага Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москальковага мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Депутат сүзләре буенча, вәкаләтле вәкил иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.
Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов һәм тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин XIX гасырда төзелгән Земский управа бинасына реставрация ясап, анда Туган якны өйрәнү музеен оештыру идеясын тәкъдим иттеләр.
«Реставрация үткәрү идеясын хуплыйм. Фәргат Вәгыйзович бу мәсьәлә белән ТР Президенты Рөстмә Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Әлегә бирелгән рекомендаиялә Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланмаган. Мин үзем бу юнәлештә эшләргә әзер, тик музей кирәк түгел, дип саныйм. Тыюлык территориясендә музейлар болай да җитәрлек”, – дип билгеләп үтте Ларионова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев