Актив сайлаучылар иртәдән килә башлады.
Бүген Татарстан Республикасының Спас районында Иске Рәҗәп, Өчкүл һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләренең өч округында район Советына өстәмә депутатлар сайлау уза. Сайлау участоклары иртәнге 7.00дә ачылды һәм кичке 8.00гә кадәр эшен дәвам итәчәк.
Барлык сайлаучыларга өстәмә сайлаулар турында мәгълүмат буклетлары, брелоклар һәм ручкалар бирелә.
Нет комментариев