Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

Бәйрәм гыйбадәтләре районның һәр чиркәвендә узды.

Спас  районының православие динен тотучылары Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм гыйбадәтләре районның һәр чиркәвендә узды.

Болгарның Нагаев урамында урнашкан чиркәвендә халык бик күп җыелды. Раштуа гыйбадәтен рухани Сергий Павлов уздырды.
Гыйбадәттән соң рухани халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

- Бу бәйрәм - чын могҗиза көне. Барыгызны да чын күңелдән олы бәйрәм белән котлыйм.
Тик бүгенге көндә бәйрәмне җылы чиркәүдә түгел, ә салкын окопларда каршы алучы яклаучыларыбыз турында да онытырга ярамый. Кайнар догаларыбыз аларга да барып ирешсен, барысына да исән-имин туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде.
Дөньяларда, туган җиребездә иминлек һәм тынычлык булсын өчен дога кылыйк, - диде Сергий атакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев