Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районында калай консерв банкаларын җыю турында игълан ителде

Калай банкалар хәрби операциягә окоп шәмнәрен ясау өчен кирәк.

Спас районында калай консерв банкаларын җыю турында игълан ителде. Мондый банкалар хәрби операция сугышчылары өчен окоп шәмнәрен ясау өчен кирәк.

Мондый шәмнәргә ихтыяҗның ни дәрәҗәдә югары булуын һәр кеше белә. Окоп шәме ярдәмендә блиндажны җылытырга, аяк киемнәре һәм кием-салымны киптерергә, ризык җылытырга һәм чәй кайнатырга була.

Шуңа күрә буш калган калай банкаларны чыгарып ташламагыз. Аларны Спас районы Мәдәният йортына китерергә мөмкин. Банкалар җыю өчен анда махсус тартма куелган.

Шулай ук окоп шәмнәренә филтә ясау өчен кирәк булган картон кисәкләрен дә алып килергә ярый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев