Спас районында юбилей медальләре тапшырылды
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен район һәм җирле үзидарә хакимияте вәкилләре тапшырды.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре Приволжск авыл җирлегенең тыл хезмәтчәннәре – Ржавец авылында яшәүче Прасковья Сесина һәм Александра Серягина, шулай ук Приволжскидан Иван Игнатьевка тапшырылды.
Ветераннарга бүләкләрне җирлек башлыгы Сергей Спирин тапшырды. Ул өлкәннәргә уртак эшкә – фашист илбасарларын җиңүне якынайтуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, якын кешеләренең ихтирамын һәм озын гомер теләде.
Шундый ук медаль тыл хезмәтчәне Мария Елисовага да тапшырылды.
Элек Өчкүл авылында яшәүче Мария Михайловна хәзер Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши. 2024 елның декабрендә Мария Елисовага 95 яшь тулды.
Медальне ветеранга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов тапшырды.
Ул Мария Михайловнаны чын күңелдән котлады, Бөек Ватан сугышы елларында Ватанга фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, медаль һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев