Спас районында яшәүчегә ялган хәбәр өчен җәза бирелде
Хәзер хатынга штраф түләргә кирәк булачак.
Район судында Спас районында яшәүче бер хатын-кызга карата административ хокук бозу турындагы эш каралды.
Хатын полиция бүлегенә шалтыратып, аны абыйсы кыйнавы турында хәбәр итә. Полиция бүлеге хезмәткәрләре урында хәбәрнең ялган булуын ачыклыйлар.
Мондый хокук бозулар өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә җәза бирү каралган.
Җәза билгеләгәндә җәмәгать судьясы хокук бозу характерын, гаепленең шәхесен, аның мөлкәти хәлен, административ җаваплылыкны йомшартучы һәм авырайтучы шартларны, шулай ук гаепне тануны исәпкә ала.
Суд гражданкага штраф бирү турында карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев