Спас районында бруцеллезны профилактикалау буенча киңәшмә узды
Татарстанда бруцеллез очраклары ачыкланган.
Татарстанның Әтнә районы “Тукай” терлекчелек комплексында бруцеллез авырулары ачыкланган. 600лап терлектә анализлар авыру булуын күрсәтә. Хуҗалыктагы терлекләрнең саны исә 5000 баштан артып киткән. Хуҗалык һәм район җитәкчеләренең сүзләре буенча, авыру һәм сәламәт терлекләрнең барысы да сугымга җибәреләчәк. Хәзерге вакытта Олы Әтнә авыл җирлегендә карантин кертелеп, хуҗалыктагы барлык терлекләрне авыруга тикшерәләр.
Шул сәбәпле кичә Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән безнең районга авыруны кертмәү чаралары турында киңәшмә уздырды. Спас районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүров авыруның сәбәпләре һәм аны профилактикалау чаралары турында сөйләде һәм район территориясендә терлекчелек продукциясен сатуны катгый контрольгә алырга кирәклегенә басым ясады.
Бруцеллез – терлекләрнең йогышлы авыруы, бик тиз хроник формага күчә. Сыер, кәҗә, сарыкларны, сирәгрәк этләрне зарарлый. Авыру кешеләргә дә иярергә мөмкин. Бруцеллез бик еш өзлегүләргә китерә һәм кешеләрне инвалидлыкка китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев