Спас районында «Балык булсын!» акциясе узды
Җәмгыять

Спас районында «Балык булсын!» акциясе узды

Балыкларга кислород кертү өчен 80 артык бәке тишелде

Иделнең Куйбышев сусаклагычында чираттагы «Балык булсын!» акциясе узды. Бензобурлар ярдәмендә балыкларга кислород җибәрү өчен 80нән артык бәке тишелде. Бәккеләр салкында катмасын өчен, аларның өстенә камыш җәелде. Шулай ук һәр бәкегә компрессор ярдәмендә кислород җибрелде.

«Балык булсын!» акциясе һәр җәй һәм көз уздырыла. Бу юлы чарада “Спас” дәүләт тыюлыгы белгечләре, ТР табигый ресурслар буенча Дәүләт комитеты районара бүлегенең Спас районы буенча  җитәкчесе Алексей Коптелов, Болгардагы икенче мәктәп укучылары һәм Спас районы балыкчылары катнашты.
 

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев