Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында балалар узган елгыдан азрак туган

Район ЗАГС бүлеге беренче кварталга йомгак ясады.

Спас районында, узган ел белән чагыштырганда, аерылышучылар саны кимегән. Бу хакта беренче кварталга йомгаклар буенча район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова хәбәр итте. Узган елның беренче кварталында 16 пар таркалган булса, быел аларның саны 9.

Шул ук вакытта яңа туган балалар саны узган ел белән чагыштырганда азрак – узган ел 19, быел 11.

Агымдагы елның беренче кварталында 13 пар никахларын теркәгән, тугыз пар аерылышу турында гариза биргән.

Шунысы сөендерә, быел районда үлүчеләр саны сизелерлек кимегән. Узган елның өч аенда 76 кеше вафат булган булса, быел бу сан 55 кеше тәшкил итә.

Гражданлык хокукларын теркәүдән тыш, ЗАГС бүлеге юридик әһәмияткә ия булган гамәлләрне дә терки. Ел башыннан алып, шундый 495 гамәл теркәлгән.

“Исегезгә төшерәм, ЗАГС хезмәтләренә гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга була. Монң өчен порталның “Гаилә һәм балалар” (“Семья и дети”) бүлегенә керергә кирәк", дип билгеләп үтә Гүзәл Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев