Спас районы ЗАГС бүлегендә яңа туган нәниләрне теркәделәр
Гусевлар гаиләсендә – өченче, Моратовлар гаиләсендә бишенче бала туган.
Спас районы ЗАГСында ике күп балалы гаиләнең яңа туган нәниләре теркәлде.
Анатолий Юрьевич белән Анастасия Алексеевна Гусевлар гаиләсендә туган кызчыкка Дарина дигән исем кушканнар. Аларның гаиләсендә бу өченче бала.
Марат Усман улы белән Илария Юрьевна Моратовлар гаиләсендә исә бишенче нәни – уллары Радмир дөньяга килгән.
«Бала туу – һәр гаилә тормышында зур, дулкынландыргыч вакыйга. Бала – иң зур бәхет ул. Спас районында күп балалы гаиләләр санының артуына без дә бик шатбыз», – дип билгеләп үтте район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова.
ЗАГС бүлеге әти-әниләрне бу дулкынландыргыч вакыйга белән ихлас котлап, барысына да бәхет теләде. Гаиләләргә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм балаларның беренче документы – туу турында таныклыклар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев