Спас районы халкына янгын куркынычсызылыгы кайгыдәләрен искәрттеләр
Узган җылыту сезонында районда алты янгын очрагы теркәлгән.
Салкын көннәр башлану белән торак йортларда янгыннар саны артты. Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов утын мичләрен, электр җиһазларын һәм газ мичләрен кулланучыларны үз куркынычсызлыклары турында уйланырга кирәклеге турында кисәтә.
Көзге-кышкы чорда чыккан янгыннарның иң киң таралган сәбәбе – электр җылыту приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм ватык мичләрдән файдалану керә. 2023-2024 елларның җылыту сезонында Спас районында алты янгын теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә торак йортлар һәм каралты-куралар юкка чыккан һәм шактый зур күләмдә матди зыян китерелгән.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре
- Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне һәм аларның төтен юлларын җентекләп тикшерергә, аларны корымнан чистартырга һәм тиешле ремонт ясарга
- Туңган җылыту һәм су торбаларын, шулай ук чорма һәм подвал биналарын җылыту өчен ачык утны кулланмаска
- Кечкенә балаларга мөстәкыйль рәвештә мич ягарга рөхсәт итмәскә
- Мич каршындагы агач идәнгә 50х70 см зурлыктагы металл табак урнаштырырга, аны утыннан һәм башка янучан материаллардан бушатырга
- Җиһазларны, келәмнәрне һәм башка әйберләрне мичкә якын урнаштырмаска
- Мич кабызу өчен тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар кулланмаска
- Электр үткәргечләрне һәм электр җиһазларын төзек хәлдә тотарга. Монтаж һәм ремонтны квалификацияле белгечләр генә башкарырга тиеш
- Электр челтәрләрен кыска ялганыштан һәм артык йөкләнешләрдән саклау өчен, бары тик заводта җитештерелгән саклагычларны яки саклау автоматларын гына кулланырга
- Электр приборларын челтәргә завод штепсельләре ярдәмендә генә тоташтырырга
- Электр розеткалары кызган, очкыннар чыккан яки кыска ялганыш булган очракта, җайланмаларны кичекмәстән сүндерергә һәм ремонтлау өчен белгеч чакыртырга.
- Биналарны җылыту өчен кулдан ясалган электр җылыткычларын кулланмаска
- Киемнәрне һәм янучы башка материалларны электр җылыту приборлары өстендә киптермәскә
- Электр челтәренә тоташтырылган электр приборларын караучысыз калдырмаска.
Әлеге кагыйдәләрне үтәү янгыннарны булдырмаска һәм салкын чорда йортта куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев