Спас районы укучысы АгроНТРИ-2024 суперфиналында чыгыш ясады
Константин Фирсов Татарстан җыелма командасы составына керде.
Ял көннәрендә Мәскәүнең К.А. Тимирязев исемендәге аграр университетында АгроНТРИ-2024 халыкара конкурсының суперфиналы узды. Анда Спас районыннан 11 класс укучысы Константин Фирсов катнашты.
Суперфиналда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 250 укучы һәм Белоруссиядән яшь аграрийлар командасы чыгыш ясады.
Татарстаннан 4 җыелма команда - АгроМетео, АгроРовер, АгроБио һәм АгроВет катнашты. Аларның составына 12 авыл мәктәбе һәм кече шәһәр мәктәпләре укучылары керде.
Константин Фирсов Татарстан командаларының берсе өчен чыгыш ясады. Татарстан егетләренең катнашуы Казан дәүләт аграр университеты үткәргән конкурсның төбәк һәм Бөтенроссия этапларында җиңүләре нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Барлык катнашучыларга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев