Спас районы прокуроры итеп Андрей Наумов билгеләнде
Глеб Тимофеев Лаеш районы прокуроры вазыйфасына күчерелде.
Спас районы прокуратурасында – яңа билгеләнеш. Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков районның яңа прокуроры – юстиция кече киңәшчесе Андрей Наумовны тәкъдим итте. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Белешмә өчен
Андрей Наумов 12.10.1987 елда Казан шәһәрендә туган, 2010 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча КФУны тәмамлаган.
Һөнәри карьерасын Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе вазыйфасында башлый.
Спас районы прокуроры вазыйфасына билгеләнгәнче, Татарстан Республикасы Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеге идарәсенең тикшерүне тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры булып эшли.
Моңа кадәр Спас районы прокуроры вазифасын башкарган Глеб Тимофеев Татарстан Республикасының Лаеш районы прокуроры итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев