Спас районы Куралово авыл янында браконьер тоткарланган
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция белән берлектә “Спас" тыюлыгы территориясендә рейд барышында тыелган кораллар ярдәмендә законсызрәвештә кыслалар аулаган ир-атны тоткарлаган.
Вакыйга Куралово авылыннан бер километр ераклыктагы Утка елгасы буенда булган.
Браконьердан моторлы резина көймә һәм ун кысла тоткыч алынган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары су ресурсларын законсыз тоткан өчен РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, махсус саклана торган табигать территорияләрендә мондый хокук бозулар өчен җитди штрафлар каралган – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр. Хокук бозучыга шулай ук мәҗбүри эшләр, төзәтү эшләре яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелергә мөмкин.
Фото: ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев