Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы имам-мөхтәсибе якташларын Корбан бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле Болгар шәһәре һәм Спас районы халкы, мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме – Корбан Гаете белән тәбрик итәм!

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Болгар шәһәре һәм Спас районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә.

Корбан бәйрәме – халыкларны берләштерүче иң изге рухи кыйммәтләрнең берсе. Ул – Раббыбызга якынаю, рухи яктан сафлану, чистарыну, мохтаҗларга кулдан килгән кадәр ярдәм итү, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, игелекле гамәлләр кылу вакыты да. Әлеге изге бәйрәм көннәрендә дөнья мөселманнары кешелеккә биргән рәхим-шәфкатьләре өчен бөек Аллаһны данлый. 

Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Якыннарыбызны, туганнарыбызны тәбрик-ләгәндә, мохтаҗ булган башка кешеләр – ятимнәр, ярдәмчесез калган ялгыз өлкәннәр, каты авырулар да безнең игътибардан читтә калмасын иде, алар турында да онытырга ярамый. Корбан бәйрәме тирә-юньдәгеләргә карата битараф булмаска өнди, иманны ныгыта, теләсә нинди дошманлыкка карата тискәре мөнәсәбәттә тора. 

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятлә-ребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. 

Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим.

Аллаһы Тәгалә гаиләләрегезгә, балаларыгызга чиксез рәхмәтләрен салсын, рухи ныклык, һәр йортта тынычлык насыйп итсен. Сугышлардан, ачлыктан, мохтаҗлыктан Үзе сакласын!

Корбан Гаете мөбәрак булсын!

Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев