Спас районы яшь гаиләләренең торакка кайтарып бирелми торган субсидия алу мөмкинлеге бар
Татарстанда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшли.
Спас районы яшь гаиләләренә торак алу яки торак шартларын яхшырту өчен яхшы мөмкинлек бирелә. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча бу максатларга кайтарып бирелми торган субсидия алырга мөмкин.
Субсидиягә гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Программа шартлары буенча, гаилә әгъзаларының яше 36дан артмаган булырга тиеш. Гариза нигезендә торак сатып алу, ипотеканы каплау яки йорт төзү өчен кирәк булган сумманың 30-35 процентын алырга мөмкин.
Субсидия алырга теләүчеләр Спас муниципаль районы башкарма комитетының торак һәм ТКХ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Белешмәләр өчен телефон 3-12-97.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев