Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районы фермеры тракторыннан колак какмас өчен бурычларын түләгән

Салым буенча бурычның суммасы 87 мең сум тәшкил итә.

Спас районында яшәүче фермер, тракторыннан колак какмас өчен, салым буенча тупланган бурычларын түләргә мәҗбүр була. Бу хакта ТР Суд приставлары Федераль хезмәте хәбәр итте.

Фермер түләнергә тиешле салымнарын закон тарафыннан билгеләнгән вакытта түләргә ашыкмый. Салым хезмәткәрләре бу хакта суд приставларына хәбәр итәргә мәҗбүр була.

Нәтиҗәдә суд приставлары фермер исеменә теркәлгән трактор булуын ачыклыйлар һәм аны теркәү гамәлләрен тыю турында карар чыгаралар.
Нәтиҗәдә фермер салым хезмәте аләдындагы бурычын – 87 мең сум салымны тулысынча каплый.

Суд приставлары хәбәр иткәнчә, теркәүдән тыю шактый катгый чара булса да, бурычларны вакытында түләргә мәҗбүр итүче гамәл.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев