Спас районы дәүләт автоинспекторлары автомәктәп курсантлары белән әңгәмә үткәрде
Курсантларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча киңәшләр бирделәр.
Спас районы Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Руслан Великов һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча өлкән инспектор Андрей Рыжов Спас ДОСААФында булачак машина йөртүчеләр белән очраштылар.
Чара барышында Руслан Великов юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Аеруча бу машина йөртүнең беренче елларында зур әһәмияткә ия. Ул руль артына яңа утырган кешеләргә бәйле аварияләр статистикасы, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте очраклары белән таныштырды.
Андрей Рыжов шулай ук төзексезлекләр исемлеге нигезендә автомобиль конструкциясен үзгәртүнең нәрсә белән янавы турында сөйләде. Ул курсантларга машинаны туктату турындагы полиция таләпләрен үтәмәгән өчен нинди штрафлар янавын да аңлатты.
Очрашу азагында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре имтиханнарга әзерләнү буенча киңәшләр бирделәр һәм барысына да машина йөртү таныклыгы алуда уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев