Спас районы башлыгы мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады
Ураза бәйрәме – берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, Спас районы халкы!
Барыгызны да изге Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм.
Ураза бәйрәме – берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Уй-теләкләребез һәрвакытта да чиста, йөрәкләребез яхшылык өчен ачык, омтылышларыбыз якты булсыннар иде.
Хөрмәтле ислам динен тотучылар, чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм, барлык якты теләкләрегез тормышка ашсын. Гаиләләрегезгә иминлек, һәрберегезгә сәламәтлек, күңел көрлеге телим. Шатлык-сөенечтә, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшик, күңелләребезгә тынычлык иңсен. Имин, бәхетле, аяз көннәр сезгә!
Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев