Спас районы башлыгы якташларын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Бу бәйрәм зур әһәмияткә һәм тирән мәгънәгә ия.
Хөрмәтле Спас района халкы!
Сезне зур илебездәге мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм зур әһәмияткә һәм тирән мәгънәгә ия. Россия тарихына күз салсаң, төрле милләт, катлау һәм диннән булган кешеләрнең ирекле рәвештә, йөрәк кушуы буенча үзара берләшеп, илне тагын да куәтле, бәйсез итү, тарихи-мәдәни мирасны саклауга булган омтылышын бик ачык күрергә мөмкин. Бу бәйрәм, буыннарны берләштерүче бәйрәм буларак, аеруча да кадерле. 1612 елның нәкъ шушы көнендә төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотышып Россиянең бәйсезлеген саклап калган. Илебез тарихындагы хәлиткеч бу вакыйга халыкның бердәмлеген һәм көчен бөтен дөньяга тагын бер кат ачык күрсәтте. Россия тарихындагы иң авыр һәм хәлиткеч вакытларда халык бердәмлеге күп кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
Бабаларыбыз васыять итеп калдырган кыйммәтле мирасның кадерен белү, Ватаныбызны киләчәк буыннарга саклау, аның рухи һәм икътисадый потенциалын тагын да арттыру – безнең уртак бурычыбыз.
Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев