Спас районы башлыгы якташларын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады
Фәргат Мөхәммәтов барсына да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек теләде.
Хөрмәтле Спас районы халкы һәм кунаклары!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2025 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән узып баручы ел уңышлы һәм вакыйгаларга бай булды. Уртак тырышлыгыбыз гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне торгызуга һәм саклауга юнәлтелде. Әһәмиятле милли проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды.
Хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче һәм Ватаныбызны саклаучы якташларыбызга, шулай ук Спас районында яшәүче, безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан һәркемгә аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Кадерле дуслар! Киләсе елның нинди булачагы безнең һәрберебезгә бәйле. Шуңа күрә, иң элек, сезгә үз-үзегезгә, үз көчегезгә ышануыгызны телим, киләсе ел сезнең өчен иң кыю карарларны тормышка ашыру, яңа мөмкинлекләр ачу һәм яңа уңышка ирешү елы булсын.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык һәм игелек телим. Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәме белән барыгызны да!
Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев