Спас районы башлыгы якташларын Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады
Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!
Яңа ел – олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә торган иң яраткан, якты, җылы бәйрәм ул. Яңа елны каршылаганда һәркем бу серле минутларда үткәнен барлый, киләчәккә планнар кора.
Узып баручы ел һәркайсыбыз өчен катлаулы булды. Бу ел тормышыбызга күп үзгәрешләр кертте. Ничек кенә булса да, тәмамланып килүче елны матур уйлар белән озатып җибәрү, күңелдә сакланып калган истәлек-хатирәләрне барлау өчен сәбәп тә юк түгел.
Быел районда күп нәрсәләр эшләнде. Ленин урамы һәм Гашыйклар паркы төзекләндерелде. Бу урам бик җайлы итеп эшләнде, җәяүлеләргә һәм транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә уңайлыклар булдырылды. Гашыйклар паркында шәһәр халкы һәм туристлар иркенләп ял итә. Шәһәрдәге беренче мәктәпкә һәм Өчкүл мәктәбенә капиталь ремонт ясалды, ике яңа ФАП ачылды, Балымерда заманча яңа кибет файдалануга тапшырылды. Әле шушы көннәрдә генә Спас хастаханәсендә заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган кабул итү-диагностика үзәген ачу тантанасы булды.
Әйдәгез, иске елны бары тик әйбәт уйлар белән генә искә алыйк та өмет белән киләчәккә карыйк. Яңа елны каршылаганда, без бөтен кайгы-борчуларны, мең төрле мәшәкатьләрне үткәндә калдырып, Яңа елга якты уй-хыяллар, изге теләкләр белән керик. Без киләчәккә яңа планнар корабыз, үз алдыбызга максатлар куябыз. Аларның барысын да чынга ашыру – безнең бурыч.
Сезне Яңа ел һәм киләсе Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2023 нче ел яңа бәхетләр белән килсен.
Яңа еллар мөбарәк булсын!
Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев