Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов якташларын бәйрәмнәр белән котлады
Спас районы халкы күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә.
Хөрмәтле Спас районы халкы һәм килгән кунаклар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу истәлекле даталар илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора. Бердәмлектә көч, ди халык. Әйе, бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкилләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле халык, хөрмәткә лаек халык.
Шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принципларына нигезләнеп төзелгән Төп Законыбыз – Татарстан Республикасы Конституциясе – республикабызның ирекле үсешенә, икътисади, социаль, мәдәни алгарыш кичерүенә гарантия бирүче сәяси документ.
Спас районы халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев