Спас районы активистлары «Татарстан-Мордовия» форумында катнаша
Форум Иннополиста 7 июньгә кадәр узачак.
2 июньнән 7 июньгә кадәр Иннополиста «Татарстан-Мордовия» Алдынгылар Хәрәкәтенең беренче республикаара форумы уза. Чарада Спас районы активистлары Адилә Вәлиева, Елизавета Наумова, Ралина Рәхимова һәм Камила Ходжиева катнаша.
2 июньдә форумны ачу тантанасы булды, ә икенче көнне үк делегатлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов белән очрашты.
Матбугат конференциясе барышында мөһим темалар буенча фикер алыштылар, ә актив яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Спас районы Алдынгылар Хәрәкәтеннән Елизавета Наумова ни өчен Мордовиядә Татарстандагы кебек «Алдынгылар Хәрәкәтендә» 13нче юнәлеш булмавы белән кызыксынды.
"Бүгенге көннән бездә дә 13 юнәлеш булачак. Без туган телләргә, милли мәдәниятләргә һәм гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирәчәкбез. Чөнки монда – патриотлык та, туган якка мәхәббәт тә. Бу – иң мөһиме", - дип җавап бирде Артем Здунов.
Форум дәвам итә, ә алда катнашучыларны яңа очрашулар, әңгәмәләр һәм вакыйгалар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев