Спас район халкы Татарстандагы Гошер көнендә актив катнашты
Гошер сәдакасын җыю дәвам итә.
Спас районы халкы Татарстанда 23 сентябрьдә игълан ителгән Гошер көнендә актив катнаштылар. Район авыллары һәм Болгар халкы мохтаҗларга ярдәм итү өчен бакча нигъмәтләрен китерүне әле дә дәвам итә.
25 сентябрьдә Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчетенә Татарстанның сукырлар җәмгыятенә ярдәм йөзеннән яшелчә тулы “Газель” машинасы җибәрлде. Гошер сәдакасы авыл имамы Вазыйх хәзрәт Гыйльметдиновның актив катнашуында Чәчәкле авылы халкы тарафыннан җыелган. Җыелган сәдаканы Казанга алып бару өчен Болгарда яшәүче Илназ Хөсәенов үз машинасын биргән.
“Менә әле генә икенче машинаны төяп бетердек. Бу юлы КамАЗны Казаннан бирделәр. Бәрәңге, кабак, башка яшелчәләр күп җыелды, халык балга кадәр алып килә. Хәзер инде машина Казанга китәргә тиеш. Бу юлы җыелган сәдака Россия сукырлар җәмгыятенә җибәреләчәк.
Ямбакты, Тукай, Әҗмәр, Көек халкы бик тырышты, рәхмәт аларга. Ямбакты авыл җирлеге башлыгы Илшат Галәветдиновка аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә.
Урта, Дала, Урманасты Йорткүлдән җыелган гошерне Болгар мәчетенә алып килделәр. Болгар халкы җыйган гошер белән бергә аны да шушы көннәрдә Казанга җибәрергә җыенабыз. Моннан тыш, Иске Рәҗәп халкы мохтаҗлар өчен җыелган сәдака белән аерым бер машина җибәрергә җыена.Гошер сәдакасын җыю әле дә дәвам итә. Битараф булмаган Болгар һәм Спас районы халкына бик зур рәхмәт” – ди бу хакта Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев