Спас Өлкәннәр йортында астролог белән очраштылар
Астролог ролен вакытлыча Марина Павлова башлкарды.
Бүген Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында кунакка "көмеш" волонтерлар Марина Павлова һәм Луса Әхмәдышева килде. Алар социаль хезмәтләр алучылар өчен мавыктыргыч лекция уздырдылар. Чара барышында катнашучылар йолдызлы күк йөзе, йолдызлыклар турында бик күп кызыклы мәгълүмат һәм аларны күзәтү буенча киңәшләр алдылар.
Вакытлыча астролог ролен үз өстенә алган Марина Павлова галәм турындагы фәннәрнең берсе — астрономия турындагы белемнәре белән уртаклашты. Очрашу катнашучыларга астрономия дөньясын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде һәм аларны төнге күкне өйрәнергә рухландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев