Спас Өлкәннәр йорты белгечләре стажировка үттеләр
Стажировка Чистайның «Юлдаш» Өлкәннәр йортында узды.
Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты директоры Лилия Кузовкина, социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Ланкина һәм тәрбияче Ирина Телицына күптән түгел җәрәхәтләр яки җитди авырулар кичергән өлкән яшьтәге кешеләрне һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны тернәкләндерүгә багышланган стажировкада катнаштылар.
Семинар Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты базасында узды. Катнашучылар заманча реабилитация чаралары һәм эш кабинетлары җиһазлары белән таныша алдылар.
Стажировка тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев