Спас мөхтәсибәтендә гошер сәдәкасын җыю тәмамланды
Мохтаҗларга тонналап яшелчә озатылды.
Спас мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелә торган традицион хәйрия акциясе – гошер сәдәкасы җыю төгәлләнде. Сәдәка җыюда районның барлык мөселман җирлекләре катнашып, йорт яны кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчәләрне алып килделәр.
Әҗмәр, Тукай, Ямбакты, Урта, Урманасты һәм Дала Йорткүл, Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Көек, Татар Такталы, Үрнәк авыллары һәм Болгар шәһәре халкы бәрәңге, кәбестә, кабак, чөгендер һәм кишер уңышын мул итеп бүлеште.
Иске Рәҗәптә яшәүчеләр аеруча тырышып, ике Газель машинасы тулы яшелчә җыйдылар.
Җыелган авыл хуҗалыгы продукциясе Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсенә һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсәгә җибәрелде, шулай ук Болгар һәм Ямбактыдагы мохтаҗ пенсионерларга һәм аз керемлеләргә тапшырылды.
– Казанга безнең Спас районында үстерелгән яшелчәләр төялгән КамАЗ җибәрелде. Җыелган авыл хуҗалыгы продукциясе Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенә биреләчәк. Җыелган гошерне Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә үзенең шәхси машинасында алып киткән Чәчәкле егете Илназ Галәвиевка зур рәхмәт әйтәсе килә,-дип билгеләп үтте Болгар һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр.
Ул шулай ук гошер сәдәкасын җыюда катнашучыларга зур рәхмәт белдерде һәм барысына да тынычлык, иминлек теләде.
Мәгълүмат өчен, гошер сәдәкасын җыю акциясе 2017 елдан башлап ел саен республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә үткәрелә. Быел Татарстан буенча 968 тонна яшелчә җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев