Спас картлар йортында яшәүчеләр солдат хатлары яздылар
Чара Ватан сакчысы көненә багышланды.
Спас картлар йортында яшәүчеләр “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Чара махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган. Шулай ук акция хәрби-патриотлык айлыгы кысаларында, якынлашып килүче Ватан сакчысы көне уңаеннан да уздырыла.
“Солдатка хат” акциясенә Спас картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрнең күбесе бик теләп кушылды. Хатларында алар батыр солдатларга иң изге һәм җылы теләкләрен җиткеререгә тырыштылар.
– Күбесе башта матур яза алмаулары өчен борчылдылар. Хатны ничек башлап җибәрергә дә белмәделәр. Ә нәтиҗәдә рәхмәт сүзләре, җиңү белән әйләнеп кайтырга теләкләр язылган, чын йөрәк җылысы белән сугарылган хатлар килеп чыкты, – ди бу хакта интернат тәрбиячесе Ирина Телицына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев