Солдат батырлыгы һәм кыюлыгы өчен!
Күптән түгел район ветеран оешмалары советына бүләкләү кәгазьләре һәм приказларының күчермәсе килде. Аларда районның сугыш елларында орден һәм медальләргә лаек булган дүрт кешенең батырлыгы бәян ителгән. Республиканың ветераннар советыннан алынган әлеге документларның эчтәлеге газета укучыларыбызда да кызыксыну уятыр, дип уйлыйбыз.
Кече лейтенант Малинин Лев Федорович, Кызыл байраклы Суворов һәм Кутузов орденлы 206нчы Корсунь укчы дивизиясенең 737нче укчы полкына караган транспорт ротасы взвод командиры, 1944 елның 9 июлендә икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына тәкъдим ителгән. Аның батырлыгы турында болай язылган:"43 елның 8 июлендә Сумск өлкәсенең Рясное авылы янындагы сугышта 161нче укчы дивизиянең 565нче укчы полкындагы 50 мм миномет взводы командиры буларак, ул өч немецны юк итте. Аның взводы 25 немец солдатын әсир алды.
Моннан соң немецлар 3 тапкыр контратакага күчте. Әмма бернигә ирешә алмадылар, өстәвенә, дошманның 30лап солдаты һәм офицеры юк ителде, 1 офицер һәм 4 солдат әсир ителде. Контратака барышында иптәш Малинин яраланса да, ахыргача дошманга каршылык күрсәтте..."
Лев Федоровичка Кызыл Йолдыз орденын да яу кырындагы батырлыгы өчен биргәннәр. Документта болай язылган:"1945 елның 28 апрелендә Рорбах станциясе тирәсендәге 676нчы биеклек өчен сугышта дошман шактый зур көч белән атакага күтәрелде. Иптәш Малинин взвод белән командалык итеп, дошманның күп көчен юк итте. Взвод, һөҗүмгә күчеп, тиешле ут ноктасына урнашты. Иптәш Малинин бу сугышта үзе генә дә 7 гитлерчыны юк итте..."
100нче Гвардияче Свирск укчы дивизиянең 304нче гвардияче укчы полкы приказы белән СССР Югары Советы Президиумы исеменнән 45 мм пушка взводы гвардия кызылармиячесе Ананьев Петр Дмитриевич "Батырлык өчен" медале белән "... 1945 елның 23 апрелендә Вейзенхофер районы тирәсендә автоматтан атып алты немец солдатын юк иткәне өчен бүләкләнде..."
Шушы ук полк һәм дивизиянең 1945 елның 2 июлендәге приказы нигезендә "Батырлык өчен" медале белән укчы батальон кызылармиячесе Басков Виктор Александрович "1945 елның 11 апрелендә дошманның көчле артиллерия уты астында Дунай каналы (Вена шәһәре) территориясе аша подразделениеләргә ат белән сугыш кораллары китергәне, кичү юлында өч немец солдатын юк иткәне өчен" бүләкләнде".
1945 елның 28 июлендә Воронеж фронтының 529нчы укчы полкының 163нче укчы дивизиясе приказы нигезендә "Батырлык өчен" медале белән беренче пулемет ротасының станоклы пулемет төбәүчесе ефрейтор Каргин Николай Семенович "...1943 елның 15 сентябрендә батальон дошманның зур көченә каршы атакага кузгалганда пулеметыннан көчле ут ачканы һәм укчы роталарның алга ыргылуын тәэмин иткәне, 4 гитлерчыны юк иткәне өчен бүләкләнде. Дошман контратакага күчеп, танклар кузгалгач, иптәш Каргин танкларга каршы атты һәм бер адым да артка чигенмәде".
Лев Федорович Малинин белән Николай Семенович Каргин Болгарда яшиләр, Петр Дмитриевич - Приволжскида, Виктор Александрович Басков - Красный Валда. Алар турында безнең газетада да күп язылды. Җиңүгә өлеш керткән бу солдатларга зур рәхмәт әйтәсе килә.
фото http://severpost.ru/read/13536/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев