Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек программасы ничек тормышка ашырыла?

Чәршәмбе көнне район Советының чираттагы утырышы булды.

Депутатлар игътибарына "2016-2018 елларда халык сәламәтлеген яхшырту һәм үлем-җитемне киметү" максатчан район программасын тормышка ашыру мәсьәләсе тәкъдим ителде. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады.
Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел районда үлем-җитем күрсәткеченең кимүе, шул ук вакытта яңа туган балалар санының артуы билгеләп үтелде (14 кешегә кимрәк үлгән, 18 балага күбрәк туган).
Инде берничә ел рәттән үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны - йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, икенче урынны яман шешләр алып тора. Район буенча уртача гомер озынлыгының да бераз артып, республика буенча уртача күрсәткечкә - 70,03 елга якынлашуы билгеләп үтелде.
Докладта халыкның сәламәтлеген чагылдыручы башка саннар да китерелде, туберкулез белән авыручыларга, халыкка флюорография тикшерүен үткәрүгә, диспансерлаштыруга һәм башка мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Чыгыш ясаучы билгеләп үтүенчә, тулаем алганда программа 83 процентка үтәлә, аерым пунктлар өчен күбрәк тырышлык куярга кирәк. Район башлыгы Камил Нугаев та бу мәсьәләгә аерым тукталып, программа бергә кабул ителгәч, аны бергәләп тормышка ашырырга кирәклегенә басым ясады.
Утырышта шулай ук яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина чыгыш ясады.
Утырышта башка мәсьәләләр дә тикшерелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.
Фото: https://pt.dreamstime.com/photos-images/ecg.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев