Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек өчен куркыныч

Сату срогы чыккан яки срогы чыкканчы бозылып өлгергән азык-төлек сатып алучыларның сәламәтлегенә һәм исәнлегенә куркыныч тудыра. Болай эшләп сату кагыйдәләрен тупас бозуга карамастан, мондый очраклар әледән-әле булгалап тора.

Спас районы прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев хәбәр итүенчә, узган ел Чистай районы һәм Чистайда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге вәкилләре белән бергә тикшерүләр үткәреп, азык-төлекне саклау һәм сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.

Мәсәлән, "Приволжское" кибетендә ("Спас оптторг" ПБ) срогы 2009 - 2010 елларда ук чыккан азык-төлек продуктлары табылган. Алар арасында 2009 елның 5 июлендә җитештерелгән һәм бер ел эчендә сатылырга тиешле "Деликатесная" ветчинасы, 2006 елның 28 августында чыгарылган һәм өч ел эчендә сатылырга тиешле консервланган җиләк-җимешләр һәм башкалар бар.

Эшмәкәрләр Г. Ананьев белән Ю. Макаровның "Продукты" һәм "Настёна" кибетләрендә срогы чыккан азык-төлек сатылуы тикшерүләр барышында инде икенче тапкыр ачыкланды. Бу кибетләрдә күгәрә башлаган ит продуктлары (казылык, сосискалар) сатылуы аеруча зур куркыныч тудыра. Шәхси эшмәкәр Л. Буренинаның "Мечта" кибетендә дә шундый ук хәл билгеле булды, М. Данилушкинаның "Дунай" кибетендә дә кимчелекләр бар.

Сату кагыйдәләрен бозу эшмәкәрләрне РФ административ хокук бозулар Кодексының 14.4 маддәсенең 2нче өлеше буенча җәзага тартуга сәбәпче булды. Азык-төлек сату белән шөгыльләнгән башка эшмәкәрләр дә моннан нәтиҗә чыгарып, тиешле нормалар һәм кагыйдәләрне үтәүгә җаваплырак карарлар дип ышанасы килә. Алар хезмәт күрсәткән кешеләрнең сәламәтлеге һәм исәнлеге нәкъ менә шуңа бәйле булуын беркайчан да онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев