Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәламәт кеше авыруны аңларга тиеш...”

Декабрь башында без ел саен Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. 1992 елда барлыкка килгән бу чара җәмгыять тормышының барлык тармакларында инвалидларның хокукларын яклау, аларның проблемаларын хәл итүне максат итеп куя.

Шушы көн алдыннан хәбәрчебез район инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егоровага кайбер сорауларын бирде.
– Бүген инвалидлар җәмгыяте тарихына тукталып үтү урынлы булыр, дип уйлыйм. Билгеле булганча, быел аның барлыкка килүенә утыз ел тула...
– Әйе, 1988 елның август аенда безнең илдә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте барлыкка килде. Бераз соңрак, шул ук елның октябрь аенда, безнең район оешмасы ачылды. Башта аңа Михаил Андреевич Салмин, Анатолий Александрович Ронжин җитәкчелек итте, ә 2000 елдан бирле рәис вазифасын мин башкара башладым.
Утыз ел шактый вакыт, бу чорда үзгәрешләр дә җитәрлек булды. Мәсәлән, берзаман без үзебез акча эшләргә булдык: кибетебез бар иде, кечерәк кенә тегү цехын ачуны планлаштырдык. Тик законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә безнеке кебек оешмалар өчен салым льготалары бетерелгәч, билгеле инде, бу эштән баш тартырга туры килде. Шулай да җәмгыять үз бурычларын башкара.
– Бу бурычлар нидән гыйбарәт соң?
– Элеккечә үк, без инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйбыз, аларга җәмгыятьтә сәламәт кешеләр белән бертигез шартлар тудырырга тырышабыз, реабилитация программаларын тормышка ашырабыз, хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез. Бу ярдәм гомумән алганда гына түгел, аерым алган кешеләргә дә күрсәтелә. 
Шунысын билгеләп үтәсем килә, соңгы арада инвалидлар проблемаларына игътибар арта башлады. Яшерен-батырын түгел, безгә бит күпләр игътибар итмәскә тырыша. Нәрсәдер эшләргә вәгъдә бирсәләр дә, бу хакта бик тиз оныталар. Минемчә, хәзер бу яктан уңай үзгәрешләр бар. Моңа үрнәк итеп соңгы елларда тормышка ашырыла торган “Доступная среда”, шулай ук өлкән яшьтәгеләрне, беренче группа инвалидларны, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган башка кешеләрне карау программаларын китерергә була, инвалидларга реабилитация үткәрү өлкәсендә дә күп нәрсә эшләнә.
– Сезгә нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр?
– Төрле кешенең үтенече дә төрлечә була. Үтенечләрнең күпчелеге инвалидлык буенча группа алырга ярдәм итү, дарулар алу, санаторий-курортта дәвалану, техник реабилитация чараларын, авырулар өчен махсус урын-җир әйберләре һәм башка бик күп нәрсәне сатып алуга кагыла. 
Шунысын әйтергә кирәк, безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да инвалидлар җәмгыяте әгъзалары түгел, чөнки әлегә безнең оешма 530 кешене берләштерә, ә бу райондагы инвалидларның дүрттән бер өлеше генә. Шуңа карамастан, без беркемнең дә үтенечен кире какмаска, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә, кирәк чакта киңәш бирергә әзер. Сәламәтлеге шәптән булмаган, өлкән яшьтәге кешенең күңелен эретү өчен кайчакта бер җылы сүз дә җитә бит...
Соңгы вакытта безне Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы киңәшмәләренә чакыра башладылар. Утырышлар барышында җәмгыять әгъзаларын борчыган проблемалар турында хәбәр итәбез. Хәтта читтән караганда вак-төяк кебек күренгән инвалид коляскаларының, ходункиларның, таякларның сыйфаты турында да фикер алышабыз. Безнең өчен төп бурыч – ярдәм итә алырлык кешеләрне табу, аларга бу изге гамәлнең нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлатып бирү. Сәламәт кеше хастаны беркайчан да аңламас, дип, юкка гына әйтмиләрдер, шулай да авыру кеше үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп тойсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
– Киләчәктә дә шушы эшегезне дәвам итәргә җыенасызмы?
– Әйе, инвалидлар ункөнлеге вакытында район җитәкчеләре, хезмәттәшлек иткән төрле оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән бергә “түгәрәк өстәл” утырышы үткәрергә җыенабыз. Традиция буенча, ункөнлек барышында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм, кинотеатр, мунчага түләүсез керүне, урыннарда очрашулар оештырырга планлаштырабыз. Район администрациясе һәрвакыт безнең хәлгә кереп, устав эшчәнлеген тәэмин итүгә, төрле чараларны үткәрүгә акча биреп тора. Шулай ук яшьләр эше, спорт һәм туризм, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, Мәшгульлек үзәге, район үзәк хастаханәсе белән дә даими хезмәттәшлек итәбез. Район ветераннар оешмасы, пенсионерлар берлеге исә безнең өчен социаль партнерлар булып тора, чөнки алар белән уртак якларыбыз күп.
Инвалидларны башкалар белән беррәтән сәламәт яшәү рәвешенә, мәдәни чараларда катнашу, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мәсьәләсенә аерым тукталып үтәсем килә. Хәзер моның өчен безнең районда барлык шартлар бар. 
Спорт ярышлары өчен безнең оешмада Рәшит Зәйнетдин улы Зыятдинов җавап бирә, ул шулай ук инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары вазифасын да башкара. Сәләтле оештыручы булудан тыш, ул теләсә нинди хәлдә дә югалып калмаска, һәрвакыт алга барырга, яңа үрләр яуларга мөмкин икәнлеген үз үрнәгендә күрсәтә. Һәр кеше дә шуңа омтылырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев