Соңгы арада законга машина хуҗаларының җаваплылыгын арттыруга кагылган байтак үзгәрешләр кертелде.
Надежда Лаврентьева, Спас район суды администраторы.
2002 елгы ОСАГО турындагы законга машина хуҗаларын иминиятләштерүне яклауга юнәлдерелгән җитди үзгәрешләр кертелгән. 2014 елның 2 августыннан юл-транспорт авариясендә зыян күрүченең тиешле акчаны алу өчен иминиятләштерү компаниясен сайлау хокукына кагыла торган "Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында" Федераль закондагы үзгәрешләр үз көченә керде. Әгәр элек зыян күрүче акча алу өчен үзенең яки авариядә гаепле булган кешенең иминият компаниясенә мөрә-җәгать итә алса, хәзер ике машина бәрелеп, кешеләр зыян күрмәсә, ул компенсация алу өчен ОСАГО полисын сатып алган компаниягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Хәзер авариядә зыян күргән транспорт хуҗасы компенсация формасын сайлап алырга мөмкин. Әлегә кадәр түләнә торган акчалата компенсациядән тыш, транспорт чарасын иминият компания хисабына ремонтка җибәрергә мөмкин (ОСАГО иминиятләүчесенең техник хезмәт күрсәтү станциясе белән тиешле килешүләре булган очракта гына). Ремонтның сыйфаты һәм сроклары өчен иминиятләштерү компаниясе җавап бирә.
Шулай ук ОСАГО буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү мәҗбүри рәвештә эшләнә. Еш кына зыян күрүчегә түләнгән акчаның күләме аз кебек тоела, ул иминият компаниясенең акча түләүдән баш тартуына яки башка гамәлләренә риза түгел. Хәзер башта ук судка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт ителми. Зыян күрүче алдан иминиятләштерү компаниясенә тиешле документлар белән бергә үз дәгъвасын (претензия) җибәрергә тиеш. Иминиятләштерүче бу гаризага биш көннән дә соңга калмыйча җавап бирергә бурычлы. Шуннан соң гына гражданин судка мөрәҗәгать итә ала, тик бу очракта иминиятләштерүчегә судка кадәр дәгъва бирелгәнен документлар белән расларга кирәк булачак.
2014 елның 2 августыннан европротокол буенча түләүләр лимиты (ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка юл-транспорт һәлакәтен теркәү) барлык төбәкләрдә 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр артты (ике машина хуҗасының да ОСАГО килешүләре бу закон гамәлгә кергәннән соң бирелгән булса). Юл-транспорт һәлакәте турында тутырылган белешмәләрне алар иминиятләштерү компаниясенә биш көн эчендә тапшырырга тиеш.
2015 елның 1 апреленнән ОСАГОда үзгәрешләр үз көченә керә.
Үзгәрешләр тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китергән өчен тәүләүләргә дә кагыла. Бу өлеш буенча түләүләр лимиты һәр зыян күрүчегә 160000 сумнан 500000 сумга кадәр арттырыла.
Россия автоиминиятләүчеләр союзында компенсация түләүләр лимиты арта. Зыян күрүчеләргә алган җәрәхәтләр өчен махсус таблица нигезендә түләнә.
Шул ук вакытта авариядә сәламәтлеккә зыян килү фактын раслау һәм ОСАГО буенча түләүләрне алу тәртибе гадиләшә, зыян күрүче үлгән очракта файда күрүчеләрнең исемлеге киңәя.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев