Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Штрафны вакытында түләгез

Җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмый калу максатында РФ Административ хокук бозулар кодексында регламентланган закон нормалары кулланыла. Штраф административ җәзаларның берсе булып тора. Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин аңлатып үтүенчә, ул кылган хокук бозулар өчен дәүләт алдында җавап бирү чарасы булып тора һәм яңа хокук бозуларны булдырмый калу максатында кулланыла. Штрафны...

Җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмый калу максатында РФ Административ хокук бозулар кодексында регламентланган закон нормалары кулланыла.
Штраф административ җәзаларның берсе булып тора. Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин аңлатып үтүенчә, ул кылган хокук бозулар өчен дәүләт алдында җавап бирү чарасы булып тора һәм яңа хокук бозуларны булдырмый калу максатында кулланыла. Штрафны административ җаваплылыкка тартылган зат, санкцияне куллану турында карарның закондагы көченә кергән көннән башлап яки Административ кодекста күздә тотылган кичектереп тору срогы беткәннән соң, алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш.
Штраф үз вакытында түләнмәгән очракта киләсе ун көн эчендә административ материаллар Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә сумманы мәҗбүри алу өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.
Моннан тыш, штрафны вакытында түләмәгән затка карата кодексның 20.25 маддәсендәге 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә суммасында (кимендә бер мең сум) административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза бирү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев