Киләсе елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафларны түләү буенча Россия Федерациясе административ кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Алар нидән гыйбарәт?
Зилә Фәсхетдинова,
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы.
Иң әүвәл сизелерлек бер үзгәрешкә игътибар итәргә кирәк. Карар чыгарылганнан соң штрафны егерме көннән дә соңга калмый түләгәндә, билгеләнгән...
Киләсе елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафларны түләү буенча Россия Федерациясе административ кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Алар нидән гыйбарәт?
Зилә Фәсхетдинова,
ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы.
Иң әүвәл сизелерлек бер үзгәрешкә игътибар итәргә кирәк. Карар чыгарылганнан соң штрафны егерме көннән дә соңга калмый түләгәндә, билгеләнгән штраф суммасы яртылаш кимергә мөмкин.
Әйтик, сезнең кулда юл хәрәкәте кагыйдәсенең 2.12 пунктын бозган өчен ("Транспорт чарасы белән иминлек каешын эләктермичә идарә иткән өчен) Россия Федерациясе административ хокук тәртибен бозу кодексы нигезендә бер мең сумга штрафка тарту турында карар, бар ди. Сез 20 көн эчендә кассага штраф суммасының бары яртысын гына түли аласыз.
Әгәр административ штрафны билгеләү вакыты судья, карар чыгарган җаваплы кеше тарафыннан кичектерелсә, штраф тулы күләмдә түләнә.
Бу үзгәрешләр тиешле тәртиптә теркәлү узмаган транспорт чарасы белән идарә итүчерәргә, шулай ук транспорт белән исерек хәлдә идарә итүче, билгеләнгән тизлек режимын бозучы, светофорның кызыл уты янганда яки регулировщик рөхсәт итмәгәндә кузгалып китүче, транспорт чарасын транспорт йөргән урынга куеп хокук тәртибен бозучыларга кагылмый. Шулай ук юл билгесе яки разметка таләпләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, юл-транспорт фаҗигасе килеп чыгу сәбәпле медицина тикшерүен үтүдән баш тарткан һәм башка таләпләрне санга сукмаучылар да әлеге үзгәрешләрдән берничек тә файдалана алмыйлар.
Административ хокук тәртибен бозулар турындагы мәгълүмат белән gibdd.ru, gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru рәсми сайтларыннан танышырга була. Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе порталыннан файдалану өчен теркәлү узуның кирәге юк. Онлайн-сервис ярдәмендә штрафның булу-булмавын тикшерергә, йөртү таныклыгы турында мәгълүмат соратып алырга, шулай ук автомобиль турында да мәгълүматлар алырга, үз мөрәҗәгатеңне җибәрергә була. Ә менә дәүләт хезмәте сервисы белән эшләү өчен шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Шәхси кабинет ярдәмендә сайтның башка мөмкинлекләреннән файдаланырга: яңа яки элегрәк теркәлгән автомобильне документлаштырырга, транспорт чаралары билгеләрен теркәүнең дубликатларын алу өчен гариза тапшырырга, йөртү таныклыгын алыштыру турында һәм башка мәгълүматларны алырга мөмкин.
Фото: https://auto.mail.ru/article/53372-vladimir_putin_utverdil_skidku_na_shtrafy_gibdd/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев