Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәһәребез ямьле булсын

Быелгы җәйдән башлап шәһәребездә һәм районның кайбер авылларында чүп-чарны җыю һәм түгү буенча "Экосервис" компаниясе эшли башлады. Эшнең нәтиҗәләре инде сизелерлек күзгә ташлана һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. Аның перспективалары нинди соң?

Владимир Корнилов
Шәһәр урамнарына заманча евроконтейнерлар, полиэтилен шешәләр җыю өчен махсус сеткалар куелганын күрмичә һич мөмкин түгел. Моннан тыш, кайбер мәктәпләрдә иске батареялар җыю өчен үтә күренмәле контейнерлар да барлыкка килде. Иң мөһиме, бу коммерция ягыннан файда китерә торган түгел, ә чын мәгънәсендә тәрбияви проект. Киләчәктә исә Экология министрлыгы таләпләренә нигезләнеп, чүп-чар түгүне авылларда да оештырырга җыеналар. Моның өчен әле шәһәрдә торган тимер контейнерларны илтеп урнаштырачаклар.
Күптән түгел генә Болгарда һәр 5 метр саен диярлек куелган 300дән артык контейнер мәйданчыгы бар иде. Аларның күз алдында торуы беркемдә дә уңай тәэсир калдырмагандыр. Шуңа күрә "Экосервис" белгечләре бу мәсьәләне җентекләп тикшергәннән соң, контейнер мәйданчыклары санын 45кә кадәр киметергә булдылар. Аларның 20сенә яфраклар, үлән, яки белгечләр үзләре әйткәнчә, "яшел" калдыклар җыю өчен аерым бункерлар куелачак. Бүгенге көндә шәһәр буенча шундый 10 бункер бар инде. Чүп-чар күп җыела торган урыннарда икешәр бункер урнаштырыга да мөмкин. Әлегә өстәмә бункерлар сатып алу турында килешүләр төзелә. Чүп-чар җыю өчен стандарт мәйданчык көнкүреш калдыклары өчен 3-5 пластик евроконтейнердан һәм полиэтилен шешәләр җыю өчен бер сеткадан торачак. Төзелеш калдыкларын, зур габаритлы чүп-чарны контейнерларга ташларга ярамый. Тиздән, заманча шәһәрләрдәге кебек, мәйданчыкларга асфальт җәеп, койма белән тотып алырга тиешләр.
Шулай ук пластик, полиэтилен шешәләрне пресслау буенча линияне дә эшләтеп җибәрү планлаштырыла, чөнки аларны казып күмгән очракта, мондый чүп-чар 50-60 елдан гына таркала. Безнең балаларыбызга шундый мирас кирәкме икән? Пресслаган материал икенчел чимал итеп файдалану өчен җибәреләчәк. Компания шулай ук мәктәпләрдә макулатура җыюны да оештырырга җыена, аны тапшырудан алынган табыш мәгариф учреждениесе фондына китәчәк.
Теге яки бу микрорайонга хезмәт күрсәтүче контейнер мәйданчыгының адресы язылган игъланнарга һәрберегез игътибар иткәндер. Шул ук вакытта иске мәйданчыкларны демонтажлау бара һәм октябрь ахырына кадәр бу эшләр төгәлләнер дип көтелә. Һичшиксез, бу шәһәребез урамнарына бөтенләй башка төс бирәчәк һәм иң мөһиме, машина йөртүчеләргә юлны яхшырак күрергә ярдәм итәчәк.
Компания җитәкчеләре шәһәр халкын кертелгән яңалыкларга аңлы рәвештә карауларын үтенә. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, чисталык һәм тәртипне бозучыларга карата административ җәза чаралары каралган һәм штрафның суммасы 500 сумнан 2500 сумга кадәр тәшкил итә. Шуңа күрә чүп-чарны теләсә кайсы урынга ташлаганчы, ныклап уйлагыз.
Бу хакта үз фикерегез белән газетабызның www.spas-rt.ru сайтында уртаклаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев