ШӘҺӘР ДӘ, АВЫЛЛАР ДА КИЛӘЧӘКТӘ ҮСӘРГӘ ТИЕШ
Өченче көн Спас районына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән килде.
Владимир Корнилов
Район башлыгы Камил Нугаев белән ул Болгардагы берничә производство объектларында булды. Иң беренче алар "Спас колбасалары"җәмгыятенең төзелеп килә торган ит эшкәртү комплексын карадылар. Аны киләсе елның беренче кварталында ачарга уйлыйлар. Предприятиенең финанс директоры Гадел Зәйнуллин кунакларга ниләр эшләнүе һәм алдагы планнары турында сөйләде. Биредә ит, ярымфабрикатлар, барлык төр колбасалар эшләп чыгарылачак. Производство цехыннан башка, монда балык эшкәртү, сугым урыны, үз продукцияләрен сату өчен кибет эшләргә уйлыйлар.
Икенче ел инде шәһәрдә Владимир Монаховның пекарнясы икмәк пешерә. Биредә эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа җиһазлар заманча технологияләр кулланырга мөмкинлек бирә. Цехта 15 кеше берничә төрле продукция эшләп чыгара, шулай ук кондитер ризыклары да пешерәләр. Болар барысы да күргәзмәгә куелган иде һәм кунаклар кызыксынып таныштылар.
Ризыкны алар югары сортлы оннан пешерәләр, ә он белән аларны Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы тәэмин итә. Анализлар күрсәткәнчә, сыйфат ягыннан бу он башка җитештерүчеләрдән күпкә өстенрәк.
Пекарня - эшмәкәрнең җитештерү базасында урнашкан күп предприятиеләрнең берсе. Шунда ук пилорам, пластик тәрәзәләр, мебельләр ясау цехы эшли.
Аннары кунаклар күптән түгел генә ачылган балалар уен мәйданчыгын карадылар, биредә балалар белән аралаштылар. Алар үзләрен рәхәтләнеп уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен шундый әйбәт урын эшләгән өчен район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерделәр.
Делегация быел бик зур капиталь ремонт ясалган санаторий мәктәп-интернатны да карады. Ремонт үткәрү өчен мәктәпкә барлыгы 70 миллион сум акча тотылган. Хәзер аның эчке ягы да, тышы да танымаслык булып үзгәргән. Уку елына мәктәп тулысынча әзер һәм ул балаларны кабул иткән. Премьер-министр ремонт эшләренә югары бәя бирде һәм барысына да эшләрендә уңышлар теләде.
Аннары кунаклар Мәдәният йортында район активы белән очрашты.Утырышта районның киләчәк социаль-экономик үсеш мәсьәләләре һәм коммуналь хезмәтләрнең кышкы чорга әзерлеге турында сүз барды.
Социаль-экономик хәл турында сөйләгәндә район башлыгы хәзерге вакытта урып-җыю эшләренең тәмамланып килүе турында әйтте. Игенчеләрнең басулардан көнбагыш һәм кукуруз җыеп аласылары гына калды. Бөртекле культуралар уңышы һәр гектардан 21,1 центнер тәшкил итте, тулай җыем78400 тонна булды. Бу үткән елдан 4 мең тоннага күбрәк.
Туфрак эшкәртү тулы көчкә бара, көзге культуралар чәчү тәмамланып килә. Терлекләргә кышлату чорына җитәрлек азык хәзерләнгән. Районда кече бизнесны үстерергә,гаилә фермалары төзергә кирәк. Эшнең һәр тармагында алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, үсеш юлларын эзләү турында уйлау таләп ителә, шунсыз алга баруы кыен булачак.
- Спас районы халкы зур эш башкарды һәм шуның нәтиҗәсендә Болгар тарихи комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кабул ителде. Олы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт,- диде үз чыгышында Илдар Халиков. Ул шулай ук соңгы биш елда районның уңай якка үзгәрүен дә билгеләп үтте. Яңа һәм төзек юллар, торак йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары - болар барысы да шатландыра, чөнки халыкның тормышын тагын да яхшырак якка үзгәртә. Республика җитәкчелегенең халык белән еш аралашып торуы да моңа ярдәм итә, мондый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган проблемалар турында әйтәләр.
Республикада халыкның тормыш хәлен яхшыртуга, инфраструктураны һәм җитештерүне үстерүгә юнәлдергән егермедән артык социаль программа эшләп килә. Әлбәттә, ирешелгәннәр белән туктап калырга ярамый, дип басым ясады Премьер-министр. Димәк, киләчәктә яңа проектлар эшләнәчәк һәм тормышка ашырылачак. Бу инде безнең республикада тотрыклылыкны тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, чөнки халыклар арасындагы бердәмлек һәм тынычлыктан кадерлерәк нәрсә юк.
Премьер-министр һәм район башлыгы залдагы халыкның сорауларына җавап бирделәр.
Икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин чыгыш ясады, ул кышкы сезонга хәзерлек буенча коммуналь хезмәтләрнең нинди эшләр башкаруы турында сөйләде.
Фотомәгълүматларны безнең www.spas-rt.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев