Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр чистара һәм матурая

Урамнарны, ишек алларын һәм йорт яннарын кыш буена җыелган чүп-чардан чистартуда шәһәр халкы актив катнаша.

Мәсәлән, узган атнада гына көнкүреш калдыклары полигонына шәһәрдән 900 кубометр чүп-чар чыгарылган. Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв билгеләп үтүенчә, бу зур күрсәткеч, тик чистартасы урыннар да шактый калган әле. Урам чистарту эшләрендә көн саен шактый техника катнаша, чүп-чарның бер өлешен йорт хуҗалары үзләре чыгаралар яки урамдагы контейнерларга ташыйлар.
Санитар-экология икеайлыгында актив катнашучылар арасында мәгариф бүлеге, коммуналь челтәрләре коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Алар учреждение яннарын гына түгел, үзләре тәртипкә китерергә тиешле урамнарны да җыештырып өлгергәннәр. Бу бик мөһим эштән читтә калмаган шәһәр мәктәбе коллективларын да билгеләп үтәргә кирәк, чөнки шәһәрдәге чисталык һәм тәртипне саклау - безнең уртак бурычыбыз.
Билгеле, бер көн, хәтта бер атна эчендә дә урамнарны тиешле тәртипкә китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә икеайлык барышында җомга көннәрендә өмәләр үткәрелеп, анда бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Хәзер җыештыруның иң актив чоры башланып, күп кеше бакчаларын тәртипкә китерү белән мәшгуль. Шуңа бәйле шәһәр башкарма комитеты халыкка бакчадагы киселгән ботакларны, куакларны, агачларны, коры үләннәрне ваграк кисәкләргә турарга үтенә, чөнки бу очракта алар урынны азрак ала. Димәк, машина һәм тракторларны да буш йөртергә туры килмәс иде.
Әкренләп шәһәр яхшы якка үзгәрергә тиеш, чөнки алда безне кунаклар кайта, туристлар килә торган җәй көтә. Безнең уртак йортыбыз булган туган шәһәребез үзенең чисталыгы, җыйнаклыгы белән аларда уңай тәэсир калдырса, барыбыз өчен дә әйбәт булыр иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев